Июнь яңгырлар аз булачак дип фаразлыйлар
Җәйнең беренче аенда температура нормадан югарырак булачак.
(Тәтеш, 20 май, "Тәтеш таңнары"). Июнь аенда Идел буенда синоптиклар явым-төшем аз булыр дип фаразлый. Бу хакта РБК Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршинга сылтама белән хәбәр итә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә
«Синоптик билгеләп үткәнчә, җәйнең беренче аенда Россиянең Идел буе округларында, Үзәк территориясендә, Төньяк-көнбатыш округының көнчыгыш районнарында явым-төшем аз көтелә», — диелә хәбәрдә.
Россиянең әлеге төбәкләрендә җәйнең беренче аенда һава температурасы нормага якын һәм югарырак булачак.
Мәсәлән, Мәскәүдә төнлә уртача температура +10...+15 градус булачак, ә көндезге сәгатьләрдә +20...+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу нормадан бер градуска югарырак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Әлегә бу Россия Гидрометеоүзәгеннән башлангыч фараз гына, ул май ахырына ачыкланып бетәчәк.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев