Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадетлар – җиңүчеләр исәбендә

Тәтешнең кадет мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр хәрби-патриотик клублар һәм ТР берләшмәләре арасында Советлар Союзы Герое П. М. Гаврилов хөрмәтенә ТР буенча десантчылар Берлеге күчмә кубогының хәрби-спорт беренчелеге призеры булды.

(Тәтеш, 9 октябрь, "Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова, автор фотосы). 
Ярыш программасына берничә этап керде, алар арасында көч бәйгеләре, эстафета, граната ыргыту, коралдан ату һәм акыл биремнәре бар иде.

Кадет мәктәп-интернаты шәкертләре әлеге ярышларда ике тапкыр җиңүче булып, ике ел дәвамында десантчылар берлегенең күчмә Кубогын алды, быел алар өченче урынны ­яулады.

Команда җитәкчесе Сергей Кос­тюнин ТР десантчылары Берлегенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Гомумгас­кәри саклану комплекты кию­дә беренче урынны яулаган Владислав Лисков шәхси зачетта аерылып торды, Инсаф Низаметдинов хәрби-тактик уен нәтиҗәләре буенча өченче булды, Марсель Насретдинов – аркылы борыс­та күтәрелүдә икенче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев