Кадетлар кыюлыкка имтихан тапшырды
Алар көн саен парашют-десант әзерлегендә һәм төрле чараларда
(Тәтеш, 20 август, «Тәтеш таңнары», Ләйсән МАНТОВА). Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр “Яшь десантчы” хәрби-патриотик лагерендә ял итте.
Алар көн саен парашют-десант әзерлегендә һәм төрле чараларда: спорт ярышларында, җиңел атлетика кроссында, комплекслы хәрбиләштерелгән эстафетада, хәрби диңгез флоты ветераннары белән очрашуда катнаштылар. Кадетлар әле тагын Казандагы Горький исемендәге үзәк паркта узган Һава десанты гаскәрләре көненә багышланган республика митингында булдылар. Безнең дүрт кадетка мактаулы каравыл составында булу бәхете насыйп итте. Тәтеш кадетлары төркеменең җитәкчесе, тәрбияче Сергей Костюнинга митингта ТР буенча “Десантчылар берлеге” төбәкара иҗтимагый оешмасы төбәк бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Парашют белән сикерү – бу үзенә күрә бер батырлык. Тәтешнең сигез кыю кадеты парашют белән 900 метр биеклектән сикерде. Владислав Лисков, Вадим Малышев, Камил Шәйхиев күктә беренчеләрдән булып ак парашютны ачтылар. Никита Хмелев, Диана Корсакова, Анастасия Малькова һаваны икенче тапкыр иңләделәр. Никита Хохрин инде өченче тапкыр сикерде һәм парашют әзерлеге буенча 3 разрядны үтәде. Александр Архипов өчен бу бишенче сикерү булды һәм ул парашют әзерлеге буенча 2 разряд кандидатлыкны яулады, өстәвенә аны иң яхшы командир дип тә таныдылар.
“Коркачык” Үзәк аэроклубның парашют звенасы җитәкчесе Тәтештән килгән кадетларны иң тәртипле, җаваплы һәм әзерлеклеләр буларак билгеләп үтте. ТР буенча “Десантчылар берлеге” күчмә кубогы өчен республика хәрби-патриотик клублары һәм берләшмәләре арасында хәрби-спорт беренчелегендә катнашу нәтиҗәләре буенча Тәтеш кадетлары яраткан мәктәпләренә беренче урын өчен сигез диплом һәм ике кубок алып кайттылар, шуның берсе кадет интернат-мәктәбендә кала, чөнки бу инде икенче җиңү (күчмә кубокны балалар беренче тапкыр узган җәйне алдылар).
Нәтиҗә буларак: грамота һәм кубоклар гына түгел, бу шулай ук файдалы, яхшы уйланылган ял да, үзеңнең иң яхшы сыйфатларыңны күрсәтү һәм кадетның ихтыяр көчен сынау да, – диде шәкертләре өчен горурлык белән мәктәп директоры урынбасары Римма Афанасьева. – Кечерәк кадетларга үрнәк алырлык курсантлар бар”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев