Кадет мәктәп-интернаты “Кадетлар – Россия яшьлеге, безнең өлеш аңа тугры булу” дип исемләнгән иҗат отчетын тәкъдим итте.
(Тәтеш, 27 февраль, «Тәтеш таннары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)). Фойеда мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең казанышлары турындагы күргәзмә бизәлгән иде.
Генерал-майор Владимир Хапаев исемендәге Тәтеш кадет мәктәп-интернаты директоры Вил Нуруллинның мәктәпнең беренче директоры Геннадий Митрофановка кадет белемен үстерүдә озак еллар намуслы хезмәте өчен “Хезмәттә аерылып торганы өчен” медале тапшыруы чараның тантаналы мизгеле булды.
Тарихи видеоролик җыелучыларны кадет хәрәкәте булдырылган вакытларга алып кайтты, тамашачылар бабаларыбызның ничек итеп Ватанга тугры хезмәт итүләрен күрделәр.
Сценарий язучылар уйлап чыгаруынча, кече яшьтәге кадетлар мәктәп тәнәфесендә сүзгә киләләр, аларның бәхәсенә директор да юлыга. Әле тагын кадетта укучы Егор Ефимовның бабасы – отставкадагы хәрби – оныгын күрергә һәм аның ничек итеп үзләренең фамилиясен данлавын күзәтеп кайтырга дип килә. “Погоннарны хезмәт итеп алырга кирәк: сүз һәм эш, үзеңнең намусың белән. Ә син бүген идән юарга оялдыңмы яки булдыра алмыйсыңмы?” – дип катгый итеп сорады бабасы оныгыннан. “Юк инде бабай, булдыра алам, әлбәттә”, һәм ул бабайга дуслары белән нәрсәгә өйрәнүләрен карарга тәкъдим итте дә иптәшләреннән үтенеп сорады: “Ну, кадетлар, сыната күрмәгез!”
Барабан тавышы яңгырады, “Безнең армия” җыры белән хор чыкты, һәм кадетлар корал белән күнегүләр күрсәттеләр.
Алып баручылар бәйрәм кунакларын районның төп милләтләр телендә сәламләп, йөз таныкламасы – “Кадет вальсын” тәкъдим иттеләр, Александр Архипов белән Эльвина Гайнетдинованың матур җыры астында беркайчан да модадан чыкмаучы парлы бию әйләнделәр.
Әмма, әйтергә кирәк, “кадет, барыннан да элек, беренче яуда булырга, ә аннары инде балда күңел ачарга тиеш”, егетләр кул сугышы күренешләрен күрсәткәндә, тамашачылар боларны күрделәр дә инде. Мәктәп чыгарылышлары уку йорты диварларында узган елларын җылылык белән искә алдылар, бу хакта алар Ставрополь, КабардиноБалкария, СанктПетербург, Мәскәү, Тверь, Мурманскидан килгән үзләренең видеосәламнәрендә хәбәр иттеләр. Алар, әйтерсең лә канат җәйгән кошлардай, ил буйлап таралышканнар, ләкин Тәтешне, үзләренең укытучыларын һәм дусларын беркайчан да онытмыйлар, педагоглар әлеге уңайдан “Күгәрченнәр” җырын җырладылар.
Туган йортларыннан киткәч, кадетлар әти-әниләрен сагыналар һәм мәктәпнең бердәм коллективы аларга үзләренең әниләрчә кайгыртучанлыкларын бүләк итәләр, алар башкаруында “Хатын-кыз бәхете”, “Ышаныч” дигән мәгънәле җырлар яңгырады.
Өлкән дусларын хупларга “Әкият” балалар бакчасы сабыйлары да килгән иде, алар үсеп җиткәч, шулай ук кадетлар булу теләген белдерделәр. “Ватаныбызны дошманнарга бирмибез”, – дип вәгъдә иттеләр нәниләр.
Рус, татар, мордва, чуаш телләрендә җырлар яңгырады, малайлар һәм кызлар дуслык түгәрәгендә әйләнделәр. Концертта яңгыраган музыкаль номерлар Ватанга булган мәхәббәтне чагылдырды.
“Ничек, бабакай, безнең нәрсәләр эшләргә сәләтле икәнлегебезне күрдеңме? Дусларым мине сынатмадылармы?” – дип сорады Егор. “Сезнең барысы да яхшы булачагына ышанам һәм сезнең белән горурланам, – диде бабасы. – Сезнең кебек егетләр, үзләренең әтиләре һәм бабаларына лаеклы булып, “дуслык”, “бурыч”, “Ватан” дигән изге сүзләр хакына гомерләрен дә кызганмаячаклар!”
Нет комментариев