«Каенкай» балалар бакчасында «Карга боткасы» фольклор бәйрәм үткәргәннәр
«Карга боткасы» - татар халкының популяр борынгы календарь бәйрәмнәренең берсе.
Язның бер матур көнендә «Каенкай» балалар бакчасында «Карга боткасы» фольклор бәйрәм үткәргәннәр.
Бәйрәм традицияләрен саклап, балалар уеннарда катнашканнар, җырлар җырлаганнар. Чара азагында балалар тәмле «Карга боткасы» белән сыйланганнар.
Белешмә:
«Карга боткасы» - татар халкының популяр борынгы календарь бәйрәмнәренең берсе. Борынгы заманда кешеләр язны канат очларында каргалар китерә дип уйлаганнар. Халык авылның иң биек урынында җыелып, учак яккан һәм зур казанда ботка пешергәннәр. Уеннар һәм күңел ачулардан соң, барысы да учак янына чакырыла, һәм ботка таратыла башлый. Ботканың беренче өлеше тынычлык һәм мул уңыш теләп җиргә бирелгән. Икенчесе өлеше – җирдәге тереклекне тәэмин итүче суга, өченчесе - көннәр кояшлы булсын һәм яңгырлар вакытында яусын өчен күккә. Шуннан соң тәмле ботка белән барлык катнашучылар да сыйлана. Ә казан төбендә калган ботка язны алып килгән өчен каргаларга бирелә.
фото: vk.com/club224216201
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев