Җәмгыять

"Каенкай" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре "Җир - безнең йорт" экологик квест-уенда катнаштылар

Уен барышында балаларга  җирне матурлый алган  чәчәкләр, тамчылар, болытлар тапшырылды.

(Тәтеш, 19 апрель, “Тәтеш таңнары”). Экологик белем көнендә, Тәтеш шәһәренең "Каенкай" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре "Җир - безнең йорт" экологик квест-уенда катнашты.

Экологик куркынычсызлык нигезләрен формалаштыру балаларның табигатьтә экологик куркынычсызлыкка китерүче  уйланылмаган гамәлләренең куркынычлыгын аңлауны күздә тота. Шуның буенча, квест-уен барышында балалар өч табигый станцияләрдә булдылар: Җир, су, һава. Анда суны чистарту, чәчәкләр утырту буенча белемнәрен  күрсәттеләр, һавабызның чиста калуы өчен  нәрсәне истә тотырга кирәклекне төшенделәр. Уен барышында балаларга  җирне матурлый алган  чәчәкләр, тамчылар, болытлар тапшырылды.


Нет комментариев