Җәмгыять

Кагыйдә бозган өчен – штраф

“Җыештырылмаган җир түгел, чүпләмәгән җир чиста” шигаре безнең көндәлек тормышта торган саен ешрак дәлил таба.

(Тәтеш, 27 ноябрь, Тәтеш таңнары, Юлия КАЛИНИНА). “Җыештырылмаган җир түгел, чүпләмәгән җир чиста” шигаре безнең көндәлек тормышта торган саен ешрак дәлил таба.
Кеше төп күнекмәләргә: йөрергә, сөйләргә, язарга, үз артыннан җыештырырга балачактан ук өйрәнә. Соңгы гадәт кайсы вакытта өзек­лекләр бирүе һәм кешеләрнең тирә-юньгә саксыз карый башлавы билгесез, ләкин чүп-чар таулары яңгыр­дан соң чыккан гөмбәләр кебек, артуын дәвам итә. Кешеләрне вөҗдан газабы да, штрафлар да куркытмый. Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 3.6нчы маддәсе нигезендә, җирлекләр территорияләрен һәм шәһәр округын төзекләндерүнең, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу гражданнарга кисәтү яки ике меңнән алып өч мең биш йөз сумга кадәр административ штраф салуны күз уңында тота; вазифаи затларга – унбиш меңнән алып утыз мең сумга кадәр; юридик затларга – ике йөз меңнән алып биш йөз мең сумга кадәр.
 


Нет комментариев