Калфак ясаганнар
Зур Әтрәч китапханәчесе Россиядә сәнгать һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан китапханәдә калфак ясау остасы Әминә Нәфигыйна җитәкчелегендә калфак тегү серләрен өйрәнү буенча мастер-класс үткәргән.
(Тәтеш, 12 февраль, “Тәтеш таңнары”). Зур Әтрәч китапханәчесе Россиядә сәнгать һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан китапханәдә калфак ясау остасы Әминә Нәфигыйна җитәкчелегендә калфак тегү серләрен өйрәнү буенча мастер-класс үткәргән.
– Калфак элек-электән хатын-кызларның бик яраткан баш киеме булган. Кичләр утырып кызлар серләшә-серләшә матур бизәкләр төшергәннәр. Шушы матур калфакларны алар бәйрәмнәргә, кунакларга барганда кигәннәр, – ди китапханәче Зөбәрҗәт Хәйруллина. – Милли киемнәребезне истә тотып, аны киләчәк буынга җиткерү безнең бурычыбыз. Матурлыкны, нәзакәтлелекне һәм гүзәллекне яраткан, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмаган авылдашларыбыз калфак ясауда бик теләп катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев