Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Калган 4 көнендә татарстанлылар арасында 8 iPhone 13 смартфоны уйнатылачак

Бүгенге көндә 20 смартфон уйнатылган инде.

(Тәтеш, 11 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Республикада Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә катнашучылар арасында iPhone 13 смартфоннарын уйнату дәвам итә. 

«Бәйге 1-14 ноябрьдә уза. Ун көн эчендә 20 смартфон уйнатылды. Җиңүчеләр арасында Татарстанның төрле районнарыннан вәкилләр бар. Бүләкләрнең яртысын тапшырдык инде. Халык санын алу кампаниясенең калган көннәрендә республикада яшәүчеләр арасында тагын сигез iPhone 13 смартфоны уйнатылачак», - дип хәбәр итте конкурсның оештыручысы - «Народный Татарстан» төркеме вәкиле.

Республикада яшәүчеләр стационар пунктка яки күп функцияле үзәккә килеп, җанисәп плакаты яисә баннеры фонында селфи ясарга яки фотога төшәргә һәм аларны «ВКонтакте», Instagram социаль челтәрләренә урнаштырырга тиеш. Аккаунтның коммерцияле булмавы һәм ачык булуы шарт. Ике хэштег (#ТатарстанВместе #МояПерепись) булуы зарур.

Конкурста 14 ноябрьгә – кичке 8гә кадәр фото урнаштырган 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Бәйгедә бер кешедән бер фото гына катнаша. 

 Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-11-2021/anis-pne-kalgan-4-k-nend-tatarstanlylar-arasynda-8-iphone-13-smartfony-uynatylachak-5842911

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев