Кан тапшыру – кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә
Татарстанда яшәүчеләр, аеруча да 25-36 яшьтәгеләр, кан тапшыруда бик теләп катнаша.
(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары”). Республикабызда ел саен 30 меңнән күбрәк кеше сырхауларга ярдәм итү йөзеннән кан тапшыра. Шуларның яртысы 25-34 яшьтәгеләр икән. Республиканың кан тапшыру үзәге шушы хакта хәбәр итә.
14 июньдә – Бөтендөнья кан донорлары көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан 8-15 июньдә #ДонорБулыпКал Бөтенроссия донорлар акциясе үтә. Татарстанда кан тапшыручылар ел саен дистәләгән мең кешегә ярдәм итә.
“Татарстанда бер елга якынча 50 тонна донор каны компонентлары таләп ителә. Бу 30 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтергә булыша. Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор буларак кан тапшыра. Аларның 32 проценты – 18-24; 42 проценты – 25-34; 15 проценты – 35-44 һәм 11 проценты 45-60 яшьтәге кешеләр”, – дигән мәгълүматны җиткерә республиканың кан үзәге белгечләре.
Татарстанда кан тапшыручыларның 70 проценты – ир-егетләр, 30 проценты – хатын-кызлар.
Кан тапшыручыларга дәүләттән ярдәм итү каралган. Шул исәптән ике өстәмә ял, социаль пакет, ташламалар, һәр ел саен бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм башкалар.
Мәгълүматларга күз салсак, Татарстанда 2020 елның гыйнварына 12,5 мең кешегә “Россиянең мактаулы доноры” һәм “СССРның мактаулы доноры” исеме бирелгән.
“Әгәр кан тапшыруның аеруча да игелекле гамәл булуын белергә теләсәгез, мәсәлән, бер тапкыр кан тапшыру 3 кешенең гомерен сакларга ярдәм итә дип әйтү дә җитә”, – диләр белгечләр.
Кан тапшыру буенча донор булу мөмкинлеге хакында тулырак республиканың rckrt.ru кан үзәге сайтыннан, шулай ук Инстаграмга куелган rck_mz_rt аркылы мөһим мәгълүматлар алып була.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев