Сорарга телим
(Тәтеш, 27 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Канымда шикәр күләме югары түгелме икәнлеген тикшерәсем килде, моның өчен ФАПка бардым. Баксаң, анда кандагы шикәр күләме анализы өчен прибор бар икән, ә аңа тест-сызыкча юк. Шулай булырга тиешме?
Льяштә яшәүче
Тәтеш үзәк район хастаханәсе аңлата: Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы (№ 543н, 15.05.2012) (редакциядә 27.03.2019 ел) нигезендә, “Фельдшер-акушерлык җиһазлары стандарты турындагы” 14нче санлы кушымта, Льяш ФАПы ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен портатив тест-сызыкчаларның кандагы шикәр күләме анализаторы белән җиһазландырылган. Пациентлар, 2нче төрдәге шикәр диабеты (инсулинга бәйлелек) чире белән диспансер исәптә торучылар, ТР ССМ боерыгы буенча, тест-сызыкчалар белән аерым тәэмин ителәләр.
Нет комментариев