Реклама
Җәмгыять
“Карлыгач” лагерында 14 бала язгы каникул вакытында ял итте
Урюмда урнашкан “Карлыгач” лагерында ишетү ягыннан тайпылышлары булган 7дән 17 яшькә кадәрге 14 бала язгы каникул вакытында ял итте.
(Тәтеш, 8 апрель, “Тәтеш таңнары”). Балалар билгеләп үткәнчә, Көлке көнендә алар Балыкчылык тарихы музеена һәм Урюм авылындагы тарих музеена барганнар, бассейнда булганнар, “Форпост” хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә, мастер-классларда, чараларда катнашканнар, төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары турында әңгәмә корганнар, мәртәбәле кунаклар белән очрашканнар.
Начальник Дмитрий Пирогов җитәкчелегендәге “Карлыгач” хезмәткәрләре балаларның ялын иҗади яктан кызыксындыргыч иткәннәр: чара планын җентекләп уйлап кына калмыйча, шулай ук һәр сменага исем дә биргәннәр. Язгысы, мисалга, “Светлячок” дип аталган.
Ләкин каникуллар азагына якынлашты, смена да тәмамланды. Ул педагоглар җитәкчелегендә балалар әзерләгән бәйрәм концерты белән төгәлләнде, алар анда кунаклар да чакырдылар. Алар арасында “Авангард” газетасы журналистлары да бар иде.
– Быел без сәламәтләндерү кампаниясен язгы сменадан башладык. Ул бик кыска булды, нибары җиде көн генә, аның каравы шушы вакыт эчендә без планлаштырылган барлык чараларны да үткәрдек. Сезгә “Карлыгач”та ошагандыр дип өметләнәбез, җәйгә без сезне кабат көтәбез, – дип мөрәҗәгать итте балаларга лагерь начальнигы Дмитрий Пирогов.
Ул быел “Карлыгач”та җиде смена планлаштырылуын билгеләп үтте: берсе – язгы, ул инде тәмамланды, дүртесе җәй айларында оештырылачак, берешәр – көзге һәм кышкы каникуллар вакытында.
Кунаклар бәйрәм концертына буш кул белән килмәгәннәр иде. “ТТС 16” предприятиесе “Карлыгач”ка пластик өстәлләр һәм ачык һавада шөгыльләнер өчен урындыклар бирде, эшкуар Валерий Секанкин балаларга бүләккә – Тәтеш сурәте төшерелгән кружкалар, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова балаларга татлы күчтәнәчләр тапшырды.
Балалар тамашачыларны үзләренең иҗади номерлары белән сөендерделәр. Алар кунакларга җырларның тирән мәгънәсен сүзсез генә, кул ишарәләре һәм йөз хәрәкәтләре ярдәмендә, биюләр аркылы үзләренең рух күтәренкелеген җиткерә алдылар, һәм, әлбәттә инде, шаян номерлар да булды, чөнки сменаның соңгы көне Көлке көненә туры килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев