“Карлыгач” туган көнен билгеләп үтте
Җәмгыять

“Карлыгач” туган көнен билгеләп үтте

Урюм авылында ишетү сәләте бозылган балалар өчен балалар сәламәтләндерү лагеры ачылганнан бирле җиде ел вакыт узды.

Туган көн уңаеннан “Карлыгач” педагоглары һәм тәр­бияләнүчеләре кунак­лар өчен бәйрәм чарасы әзерләгәннәр. Балалар Россия гимнын җыр­ладылар һәм шигырьләр сөй­ләделәр (ишарәләр белән).

– Лагерьның туган көнен без узган ел гына үткәрә башладык. Туган көн ул – бү­ләкләр, җырлар, күңел ачу­лар, бу беренче чиратта балалар өчен бик мөһим. Шуңа күрә “Карлыгач”ның туган көнен без гадәткә  кертергә булдык. Быел юбилейны билгеләп үтмәсәк тә, без ярдәм итүче дусларыбызны һәм партнерларыбызны чакырдык. Алар мәгариф һәм мәдәният өлкәсе вәкилләре, шулай ук партнер-хәйриячеләр: сак предприятиесе җитәкчесе Валерий Секанкин – ике яшүсмер самокаты, табак пыяла формалаштыру һәм эшкәртү предприятиесе коллективы уенчык­лар һәм спорт инвентарьләре сатып алуга сертификат бүләк итте. Урюм авылы мәдәният йорты хезмәткәре Елена Карпова кунакка җиләк-җимеш һәм тәм-томнар белән  килде, ул шулай ук балалар өчен кызыклы уеннар һәм биюләр әзерләгән иде, ә сак предприятиесе хезмәткәре Татьяна Кузнецова лагерьның туган көненә шигырь язган. Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина да буш кул белән килмәде. “Казаков И. С.” КФХ җитәкчесе Илья Казаков безгә канцелярия товарлары тапшырды, шулай ук бүләк сайларга тәкъдим итте, үзем түлиячәкмен диде. Уен бүлмәсе өчен кәнәфи-капчык сатып алырга ниятлибез, – дип сөйләде “Карлыгач” балаларга белем бирү-сәламәтләндерү лагеры филиалы начальнигы, директор урынбасары  Дмитрий ­Пирогов.

Агымдагы елның җәй­ге сәла­­мәтләндерү кам­паниясендә лагерьда дүрт смена планлаштырылган: өчесе – 18 көнгә, ә соңгысы, август аендагысы, – җиде көнгә. Беренче җәйге смена “Лучики” дип атала, ул социаль-педагогик юнәлешле.  Анда башлангыч сыйныф укучылары ял итә, аларның кайберләрендә, ишетү сәләте бозылудан тыш, ДЦП диагнозы һәм башка авырулар да бар. Дмитрий Николаевич билгеләп үткәнчә, бәйрәмгә әзерлек барышында педагоглар зур эш башкарганнар. 

– Бу кешеләр үз эшләрен яратып һәм белеп эшлиләр. Безнең лагерьдагы балалар һәрвакыт кайгыртучанлык тоялар, – диде ул.

фотоны Дмитрий Пирогов тәкъдим итте
 


Нет комментариев