Реклама
Җәмгыять
Кайбыч районында өч кеше утырган чит ил машинасы агачка килеп бәрелгән
Һәлакәт Олы Подберезье авылында булган
Фото: Очевидцы
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Кайбыч районында өч кеше утырган чит ил машинасы агачка килеп бәрелгән. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
«Һәлакәт бүген 5.00 сәгатьтә Олы Подберезье авылында булган. Киров урамында «Тойота» автомобиле юлдан чыгып китеп, агачка бәрелгән», – дип сөйләде һәлакәт шаһитлары.
Нәтиҗәдә чит ил машинасына утырган ике хатын-кыз һәм ир-ат хастаханәгә озатылган. Машина йөртүче зыян күрмәгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/11/191387/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев