Җәмгыять

Казан агломерациясендә күп пассажир сыйдырышлы, газ-мотор ягулыгында эшли торган 40 автобус алырга планлаштырыла

Илкүләм проект юл-транспорт һәлакәтеннән үлем-җитем очракларын киметү максатын күз уңында тота.

(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда 2021 елда “Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү” федераль проекты кысаларында 126 берәмлек җәмәгать транспорты сатып алыначак. Әлеге яңа проект “Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла.

Проект буенча Казан агломерациясендә күп пассажир сыйдырышлы, газ-мотор ягулыгында эшли торган 40 автобус алырга планлаштырыла. Моннан тыш, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләре күп пассажир сыйдырышлы 68 автобус һәм тәбәнәк идәнле 18 трамвай алырга гариза биргән.

Илкүләм проект юл-транспорт һәлакәтеннән үлем очракларын киметү максатын тота. Шул максатта быел Татарстанда якынчы 20 километр юл киртәләре урнаштырылачак, 2,5 мең юл билгеләре куелачак һәм юлларда 57 тигезсез урыннар ясалачак. Республикада 71 җәяүлеләр кичүе, 7 километрдан артык яктырткычлар урнаштырылачак.


Нет комментариев