Быел ГИС «Халык контроле» системасына Татарстан халкыннан җәмәгать урыннарында – чүплек мәйданчыкларында, күпкатлы йорт подъездларында күренгән кимерүчеләр буенча 407 шикаять кергән.
Узган ел бу проблема буенча 433 хәбәр теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хәбәр итте.
«Быелның тәүге ун ае эчендә алынган хәбәрләрнең якынча 60 проценты Казан, Чаллы һәм Әлмәт районы халкыннан килгән», – дип белдерделәр вәкаләтле вәкил аппаратында.
Казанда җәмәгать урыннарында һәм торак йортларда кимерүчеләрне булдырмау буенча нинди эш алып барылуы турында шәһәр мэриясендә сөйләделәр.
«Казанда кимерүчеләргә каршы көрәш ай саен тиешле лицензиясе булган дезинфекция профиле оешмалары белән төзелгән килешүләр нигезендә объектларда һәм аларның тирә-юнь территорияләрендә үткәрелә. Бу оешмалар белән килешүләрне күпфатирлы йортларны идарә итү компанияләре, социаль өлкә учреждениеләре, предприятиеләр һәм коммерция оешмалары төзи», – дип хәбәр иттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.
Фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Нет комментариев