Казанда форумда катнаштылар
“Шагыйрьләр Җиңү җырын язалар, алар халык данын яуладылар...” дип исемләнгән Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучыларның XV махсус конкурсында җиңүчеләр Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгыннан Казан шәһәренә әзерлек форумына чакыру алдылар.
Бу хакта безгә Бидәңге мәктәбе укытучысы Гүзәл Сәйфетдинова тулырак итеп сөйләде.
– Бидәңге төп мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Айзат Идрисов, Тәтештәге кадет мәктәп-интернатыннан 8нче класс укучысы Даниэль Макаров, Алабирде урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Инзилә Нургалиева әлеге форумда катнаштылар. Алар Татарстан Республикасының атказанган артистлары һәм башка күп кенә шәхесләр белән очрашуда булдылар. Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортына, Милли китапханәгә экскурсиягә бардылар. Без укучыларның бу форумнан нинди тәэсир алып кайтулары белән кызыксындык, – диде Гүзәл Сәйфетдинова.
– “Идел” яшьләр үзәгендә булган форум минем өчен бик мөһим вакыйгаларның берсенә әверелде. Анда Резидә Сәлахова һәм Фәнис Җиһанша кебек күренекле шәхесләр белән очрашулар күңелдә җылы хисләр калдырды. Гүзәл Сибгатуллина белән Екатерина Хлебникова үткәргән мастер-класслардан күп нәрсәгә өйрәндем дип әйтә алам. Шулай ук “Ялкын” яшьләр журналы редакциясе белән таныштым, бу минем өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Форум яңа мәгълүматлар белән бергә яңа танышулар һәм идеяләр дә бирде. Мин иҗади планнар белән кайттым. Ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, алга барырга, шундый чараларда катнашырга ниятлим, – диде Инзилә Нургалиева.
– Ерак шәһәргә мин берүзем генә беренче тапкыр баруым. Бәйгеләрдә катнашырга бер дә курыкмыйм, шулай да Казанга өч көнлек форумга барырга чакыру алгач, икеләнеп куйдым. Шикләнүем юкка булган икән. Миңа вожатыйларыбыз һәм төрле районнардан килгән балалар, актерлар һәм артистлар белән аралашу, мастер-класслар, квестлар бик тә ошады. Безне Габдулла Тукай һәм Шәриф Камалның әдәби музеена экскурсиягә дә алып бардылар. Барысы да шәп булды! Бер генә минут та ямансуламадык! Якты, күңелле, файдалы ял өчен рәхмәт! – дип уртаклашты Айзат Идрисов.
– Мин үзем Казан шәһәреннән булганга, форумда катнаша алуыма бик шатландым. Чөнки бу очрашуларда үзеңә күп һәм файдалы мәгълүматлар аласың. Укытучы апам киңәшләрен истә тотып, барысын да күңелемә сеңдерергә тырыштым. Һәм киләчәктә бу бәйгенең төп өлешенә әзерлекне кайдан, ничек башлаячагымны форумда чакта ук инде уйлап куйдым, – диде Даниэль Макаров.
Гүзәл Сәйфетдинова әйтүенчә, форумга әзерлек эшен үз өстенә алган, транспорт белән тәэмин итеп, укучыларны сау-сәламәт алып барып кайткан өчен Тәтеш мәдәният бүлегенә, балалар китапханәсе җитәкчесе Әхмәдуллина Людмила Михайловнага аларның хөрмәте зур. Һәм алар мәктәп укучылары апрель аенда узачак республика этабында уңышлы чыгыш ясар дип өметләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев