Казанда «Мәктәп бизнес-старты»  финал слеты узды
Җәмгыять

Казанда «Мәктәп бизнес-старты» финал слеты узды

Анда Тәтештәге 2нче урта мәктәп укучылары командасы катнашты.

Казанда «Мәктәп бизнес-старты» республика проекты кысаларында мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты узды.

Анда Тәтештәге 2нче урта мәктәп укучылары командасы (остазы: Мостафина Гүзәл Альфредовна) катнашты.

Финал «Ак Барс Арена» футбол стадионының конференц-залында узды, анда һәр команда үз бизнес-проектын тәкъдим итте, икенче көнне Казан Гранд Отеленең конференц-залында конкурсантлар эшләнмәләре күргәзмәсе белән бәйрәм чарасы булды.

Белешмә
Уку елы дәвамында Татарстан укучылары бизнес-проектлар эшләделәр, бизнес-кейслар чиштеләр, эшмәкәрләр белән очраштылар, үзләренең эшмәкәрлек компетенцияләрен арттырдылар. Проектны оештыручылар тарафыннан бизнес-компанияләргә бәя бирелде һәм финалга чыккан 12 компания сайлап алынды.


Нет комментариев