Казанда шәхси йорттагы янгында ике кеше зыян күргән
Җәмгыять

Казанда шәхси йорттагы янгында ике кеше зыян күргән

Бүген Казанның Привольный бистәсендәге шәхси йортта янгын чыккан.

(Тәтеш, 16 январь, “Тәтеш таңнары”). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген Казанның Привольный бистәсендәге шәхси йортта янгын чыккан. 

Янгын сүндерүчеләр тиз арада 2 кв метр мәйдандагы янгынны сүндерүгә ирешә.

Янгында 2 кеше зыян күргән. Аларны сөрем газы белән агулану сәбәпле хастаханәгә алып киләләр.

Хәзер янгын сәбәпләре ачыклана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-saxsi-iorttagy-yangynda-ir-at-ham-eget-zyyan-kurgan-5865640


Нет комментариев