Концерт «Күңел» радиосының 25 еллыгына багышлана.
(Тәтеш, 13 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова «Күңел» радиосының «Безнен яшьлек еллары» дип аталган концерт-тамашада җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның да катнашачагын әйтте. Концерт 23 октябрьдә 17.00 сәгатьтә «УНИКС» концерт залында була.
«Казан тамашачысы өчен бу зур бүләк булачак. Дәниф абый безнең тәкъдимне бик шатланып кабул итте, чөнки аның да башкала тамашачысы алдында чыгыш ясыйсы килә. Чыгыш ясаучылар арасында яшьләр дә бар. Алар 1980-1990 елларда популяр булган җырларны башкарачак. Тамашачыны бик матур тамаша көтә. Артистларны җырлардан чыгып сайладык. «Күңел» радиосы бер көндә бер еллык хис-тойгыларга бай булган онытылмас мизгелләр бүләк итәргә әзер», - диде ул «Татар-информ»да очрашуда.
Концертта Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Гөлдания Хәйруллина, Сәгыйть Гыйбашев, Асаф Вәлиев, Асылъяр, Рәсим Низамов, Зөһрә Шәрифуллина, Айрат Гомәров, Илназ Минвәлиев, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рамил Миндияр, Зөфәр Хәйретдинов, «Мунча ташы» эстрада театры, Руслан Кираметдинов, Әлфинә Әзһәмова һәм Дәниф Шәрәфетдинов башкаруында популяр хитларны ишетергә мөмкин булачак.
фото: Солтан Исхаков
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-kunel-radiosynyn-25-ellyk-koncertynda-danif-sarafetdinov-yrlayacak-5860056
Нет комментариев