"Бу һәйкәл фронтларда тынычлык өчен көрәшкән барлык татарстанлыларга багышлана", - дигән республикабыз башлыгы Рөстәм Нургали улы.
(Тәтеш, 9 май, "Тәтеш таңнары"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Җиңү паркында совет сугышчысы хөрмәтенә куелган һәйкәлне ачкан.
"Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл эшчәннәре! Совет Армиясенең немец-фашистларын Бөек Җиңүенең 75 еллыгы белән тәбрик итәм. Без бүген совет солдатына һәйкәл ачабыз", - дип сәламләгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Республикабыз башлыгы яңа һәйкәлнең күркәм күренеше 1945 елның 30 апрелендә Рейхстаг түбәсенә Кызыл Байрак кадаган татар егете Гази Заһитов сайлап алынганлыгын ассызыклаган. "Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы фронтларында тынычлык өчен көрәшкән барлык татарстанлылар хөрмәтенә куелган. Сугышка киткән 700 мең кешенең һәр икенчесе Ватан өчен барган яуда һәлак булган. Алар хакындагы тирән хатирәләр йөрәкләребездә мәңгегә саклана!" - дигән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты барлык фронтовикларга, тыл эшчәннәренә озын гомер, нык сәламәтлек теләгән."Җиңүчеләргә карата тирән хөрмәт хисләре уртак. Өлкәннәр өчен Җиңү көне изге бәйрәм, яшьләр күңелендә дә ул шулай кереп калыр, дип ышанам. Сугыш уты безнең җирләргә башка беркайчан килмәсен, ә Җиңү байрагы гел шулай җилфердәп торсын!" - дип теләгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Бәйрәм тантанасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов онлайн рәвештә катнашып, тәбрикләү сүзләрен җиткергән. "Бүген Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу тарихи көнгә барлык кешелек дөньясы әзерләнә. Без, сугыш ветераннары, фашист гаскәрләрен тар-мар итә алуыбыз белән бәхетле", - дип билгеләп үткән ул һәм үзенең 16 яшендә немецларга каршы сугышканлыгын әйтеп үткән.
"Бу совет халкы өчен кырыс еллар иде, ләкин тыл, безнең хатын-кызларны искә аласы килә, алар Җиңүгә зур өлеш кертте. Бу олы бәхет озак елларга булсын!" дигән теләктә кала ул.
Җырчы Рөстәм Асаев "Гази Заһитов исемен онытмыйк" дигән сүзләр кергән, Җиңү көненә багышланган җырны башкарган. Тантанада совет сугышчылары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителгән. Рәсми вәкилләр 9,5 метр биеклектәге яңа һәйкәлгә чәчәкләр салган. Азактан Җиңү көне" җыры күмәкләшеп башкарылган.
Һәйкәл ачу тантанасында шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашкан.
Икенче Бөтендөнья сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелгән. Татария АССРдан сугышка 700 мең кеше киткән, шуның яртысы әйләнеп кайта алмаган.
Һәйкәлне Мәскәү шәһәреннән Никита Мазаев җитәкчелегендәге скульпторлар командасы ясаган. Гази Казыйхан улы Заһитов Башкортстанның Мишкә районы Яңакош авылында туып-үскән. 1941 елда сугышка киткән. Ул сугышчан гаскәр белән Берлинга кадәр барып җиткән. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен оештырылган төркемгә кергән. 30 апрельдә, 22 сәгать 40 минутта Рейхстаг өстенә Кызыл Байрак элгән сугышчылар арасында ул да булган.
Нет комментариев