Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кечкенә балалары булган гаиләләргә акчалата түләү бирелә

Өч яшькә кадәрге бала тәрбияләгән гаиләләргә 5әр мең сум акча түләнәчәк.

(Тәтеш, 22 апрель, «Тәтеш таңнары») РПФ мәгъ­лүматлары буенча, РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә, 2020 елның 7 апреленнән, Россиядә яшәүче гаиләләргә, ана капиталына хокуклары булучыларга апрельдән июньгә кадәр өч яшькә кадәрге һәр балага 5 мең сум түләү билгеләнә. Түләү быелның 1 июленә ка­дәр ана капиталы хокукына ия барлык гаиләләргә тиеш, шул исәптән әгәр сертификат буенча акча инде тулысынча сарыф ителгән булса да. Эпидемиологик хәл шартларында финанс булышлыгы өстәмә ярдәм буларак федераль бюджеттан бирелә. Түләү ана капиталы күләмен киметми һәм башка социаль ярдәмнәргә хокук билгеләнгәндә гаилә кереме буларак хисапланмый. ГАкча алу өчен, es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинетка гариза бирү дә җитә. Сертификатка ия булучыга бернинди өстәмә документлар тапшырырга кирәкми. Зарурилык булса РПФ барлык мәгълүматларны үзе сорап ала.

Исегезгә төшерик, коронавирус белән бәйле, РПФга хәзерге вакытта бары алдан язылып кына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ки­лү көнен, вакытны пенсия идарәсе телефоны аша хәбәр итәргә була: 8(84373) 2-57-67. РПФ Идарәсе мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында 156 гаилә түләү алу хокукына ия. Җитмеш бер әни 21 апрельгә гариза биргән. Түләү белән бәйле сорауларга РПФның Тәтеш районы белгечләре аңлатма бирә:

Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләүгә гариза апрельдә бирелгән. Гаилә апрельдән майга кадәр һәр айда ике баланың һәркайсына 5әр мең сум алачак. Өч айга тулаем 30 мең сум.

 Ике баласы булган гаилә: беренчесенә ике яшь тулган, икенчесе 2020 елның гыйнварында туган. Түләүгә гариза 2020 елның сентябрендә бирелгән. Гаилә сентябрьдә берьюлы 30 мең сум алачак.

 Өч баласы булган гаилә: кечкенә сабыйлары 2020 елның гыйнварында туып, олысына 2020 елның маенда өч яшь тула. Түләүгә гариза апрельдә бирелгән. Гаилә апрельдә һәм майда 15әр мең сум (һәрбер өч балага 5әр мең сум) алачак, июньдә – өч яшь тулмаган ике бала өчен 10 мең сум. Өч айга барлыгы 40 мең сум.

 2020 елның маенда туган бер балалы гаилә. Гариза августта би­релгән. Гаилә августта берьюлы 10 мең сум алачак: майдан башлап, һәр ай өчен 5әр мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев