Келәш авылы китапханәсендә «Россия халыклары кухнясы» дип исемләнгән чара оештырылган
Җәмгыять

Келәш авылы китапханәсендә «Россия халыклары кухнясы» дип исемләнгән чара оештырылган

-----

Келәш авылы китапханәсендә «Россия халыклары кухнясы» дип исемләнгән чара оештырылган.

– Өстәлдә төрледән-төрле ризыклар: рус коймагы, татар кабартмасы (юка) һәм төрле үләнле хуш исле чәй бар иде. Кунаклар тәм-томнар татып караган арада, без бу рецептларның ничек барлыкка килүе һәм ни өчен төрле төбәкләрдә нәкъ менә шулай әзерләүләре турында сөйләдек. Һәр гади ризыкның үз тарихы бар булып чыкты. Укучылар шатланып үз сүзләре белән уртаклаштылар: кемдер әбисенең камыр ризыкларын, ә кемдер таң атканда балык тотуын искә төшерде.Россия бик зур һәм төрле, әмма барыбызны да өйдәге тәмле ризыклар белән сыйлау тәме берләштерә, – дип хәбәр иттеләр Келәшнең мәдәният хезмәткәрләре.

Фотоны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте


Нет комментариев