Келәш авылында «Авылым кичәсе»дигән бәйрәм үткәрелгән
Җәмгыять

Келәш авылында «Авылым кичәсе»дигән бәйрәм үткәрелгән

--------

9 августта Келәш авылында «Авылым кичәсе»дигән бәйрәм үткәрелгән.

Чараны авыл имамы Фәһим Галимов Коръән сүрәләре белән ачып җибәргән. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Галимов ел дәвамында авылның иҗтимагый тормышында актив катнашкан гаиләләрне билгеләп үткән.

Балалар өчен уеннар, тәм-томнар, уенчыклар сату оештырылган, төрле персонажлар булу алар өчен күңелле сюрприз булган.

Буа театры артисты Айгөл Сәгыева, үзешчәннәр тамашачыларга үзләренең матур җырларын бүләк иткәннәр.

Бәйрәм кунаклары казанда пешерелгән пылаудан авыз иткәннәр.

Бәйрәм азагында "Хатирә" һәм Буа шәһәренең "Гөлҗамал" коллективлары башкаруында "Туган тел" җыры яңгыраган.

фото: tetushi.tatarstan.ru/tat


Нет комментариев