Келәш авылының Гагарин урамы Гимны
Келәш авылында яшәүче Фәһим Галимовтан хат алдык.
- Келәш авылының без яши торган Гагарин урамы - авылның нәкъ үзәгендә урнашкан бер яклы кыска урам. Без белгәндә, 1970 нче еллар башында, аның 12 йортында кешеләр яши иде, бүген исә 9 йортның тәрәзәләрендә ут яна. Урамыбыз кешеләре бер-берсе белән аралашып яшиләр, шөкер. Шушы бердәмлекне арттыру максатыннан, читтә яшәүче балаларыбыз, оныкларыбызны да авылыбыз тормышына җәлеп итү өчен, урам бәйрәме үткәрергә уйладык. МАХ мессенджерында үзебезнең төркемебезне булдыргач, урамыбызның Гимнын иҗат итеп, барлык урамдашларның хуплавын кабул иткәннән соң, бәйрәмебездә аны күмәк рәвештә башкарырга ниятләдек, - дип яза Фәһим Вилдан улы.

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Келәш авылының Гагарин урамы Гимны
Урамыбыз - туры урам,
Келәшнең үзәгендә.
Иң кирәкле биналарны
Туплаган ул үзендә.
Горурланып әйтә алабыз:
Без - Гагарин урамы,
Гагарин урамнарының
Ким булганы юк әле!
Читкә китсәк, сагындыра
Мәчетебез айлары.
Клуб, мәктәп, стадион
Кайсы урамда бар тагы?
Горурланып әйтә алабыз:
Без - Гагарин урамы,
Гагарин урамнарының
Ким булганы юк әле!
Ә шулай да иң зур байлык -
Урамым кешеләре.
Эзләсәң дә табалмассың
Алар шикеллеләрне.
Горурланып әйтә алабыз:
Без - Гагарин урамы,
Гагарин урамнарының
Ким булганы юк әле!
фотоларны Фәһим Галимов тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев