Җәмгыять

Келәш авылының «Ихлас» татар халык театры Ульяновск шәһәрендә спектаклен тәкъдим иткән

Коллектив татар милли-мәдәни автономиясе һәм Ульяновск өлкәсе татар мәдәнияте үзәгенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

16 март көнне Келәш авылының «Ихлас» татар халык театры Ульяновск шәһәрендә Барый Тарханов исемендәге халык һәм үзешчән театр коллективларының X ачык өлкә фестивалендә катнашкан һәм драматург Рәдиф Сәгъди пьесасы буенча "Сынган беләзек" спектаклен тәкъдим иткән.

Коллектив татар милли-мәдәни автономиясе һәм Ульяновск өлкәсе татар мәдәнияте үзәгенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.


Нет комментариев