Җәмгыять

Келәштә “Буыннарның нык элемтәсе” дигән исем астында гаилә бәйрәме узды

Чарада катнашучылар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.

Келәш мәдәният йортында “Буыннарның нык элемтәсе” дигән исем астында гаилә бәйрәме үткәрелде. Бу хакта Келәш мәдәният йорты хәбәр итә.

Чарада 9 балага гомер биреп үстергән Сәгытдин бабай белән Ләэлүҗиһан әбинең дәвамчылары катнашты. Бәйрәм  кунаклары өчен музейда экскурсия үткәрелеп, авылның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар. Программада туган җир, туганнар, туган нигез турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Чарада катнашучылар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.


Нет комментариев