Келәштә яшәүче 95 яшьлек юбилеен каршылады
Җәмгыять

Келәштә яшәүче 95 яшьлек юбилеен каршылады

Келәш мәдәният йорты хәбәр итә.

Келәш авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Сафура Хатыйп кызы Халикова үзенең балалары, якыннары белән 95 яшьлек юбилеен каршылады.

Тормышның әчесен-төчесен җитәрлек татыган юбиляр адресына күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.

Келәш җирлеге башлыгы Фәнил Хәлим улы Галимов Россия Президенты В.В.Путин, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов һәм шәхсән үз исеменнән котлаулар җиткерде. Мздәният хезмәткәрләре дә  Сафура Хатыйп кызын котлап сәламәтлек теләделәр. Бу хакта Келәш мәдәният йорты хәбәр итә.

фото: Татар-информ


Нет комментариев