Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелле вакытларның кадерен белегез

Мәктәп тормышы салават күперенең барлык төсләре белән балкый. Мәктәптә укыган чакта бик күп төрле вакыйгалар һәм хис-тойгылар кичерергә туры килә.

(Тәтеш, 4 октябрь, "Тәтеш таңнары", Ләйсән Мөхәммәтшина, Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы). Мәктәптә без чын, тугры дуслар табабыз, алар безнең тормышта озак елларга сакланып кала, беренче яшүсмерлек мәхәббәтен очратабыз, бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар беләбез, алар киләчәктә безгә һичшиксез кирәк булачак. 

Мәктәптәге һәр яңа көн безне ниндидер күңелле һәм истә калырлык күренешләр белән баета. Якты хатирәләрне күңелдә калдырасы, һәр көнне һәм һәрбер вак-төякне фотога төшерәсе, тормыш мәктәбе буйлап узган күңелле мизгелләрне аннары дуслар белән яңадан көлкеле видео буларак карап чыгарга мөмкин булган тулы бер фильм ясар өчен төшереп каласы килә.

Яраткан мәктәп диварларында үткән вакытларның кадерен белегез. Белем – ул сузылмый торган йөк һәм һәрвакытта, һәр җирдә сезнең арттан барачак. Бу сезнең киләчәккә инвестицияләр, алар соңрак дивидендларга әвереләчәк. Мәктәп – ул үзен хөрмәт итүче һәрбер кеше узарга тиешле этап. Аның диварларында булу кешенең җәмгыять белән үзара эшләвенең беренче адымы булып тора. Һәм боларның барысы артында да укытучы тора. Әгәр ул яхшы икән, бу чакта аның үрнәгенә иярәсе, аның ышанычын аклыйсы килә. 

Укытучылар белән очрашкан вакытта үзегезнең үсештәге бәһасез өлеш­ләре өчен аларга рәхмәт әйтергә курыкмагыз.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев