Тәтештәге “Сабый” балалар бакчасына йөрүчеләр Халыкара туган тел көненә багышланган чарада катнашты.
(Тәтеш, 29 февраль, “Тәтеш таңнары”).Әлеге бәйрәмгә районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова белән берлектә Асия Ибраһимова, Румия Шәйхетдинова, сабыйларның әниләре чакырылган иде. “Тәрбияче Лилия Хәйретдинова балаларда туган телгә, әти-әнигә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан чара әзерләгән. Сабыйлар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, татарча биеделәр. Тәрбиячеләрнең “Каенкайлар” җыры ямь өстенә ямь булды”, – диде Румия Рәхимҗан кызы.
“Безнең балалар бакчасына килүегезгә бик сөендек. Сабыйлар белән туган телгә, гореф-гадәтләргә кагылышлы бәйрәмнәр үткәрәбез, әти-әниләр белән очрашулар оештырабыз”, – диде “Сабый” мөдире Оксана Орехова, аккалфакларга хөрмәтен җиткереп.
Нет комментариев