Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Келәш авылы җәй аенда чәчәкләргә күмелә

Авылымда тырыш халык яши: үз көйләрен үзләре көйләп, үз көннәрен үзләре күреп, тырышып гомер итә.

(Тәтеш, 22 апрель, «Тәтеш таңнары») Матурлыкны тудыра да белә, күрә дә белә авылдашларым. Җәй җитсә, бакчалар, алар гына түгел, капка төпләре дә аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. (Көтү йөрисе булмагач, шулай инде... Элегрәк авылның яме – кич җиткәч, авыл бетереп, кайтмый калган сарык бәрәннәрен эзләүдә иде. Һәр заманның үз матурлыгы, дияргә генә кала). Тырыш хуҗалар, хуҗабикәләр шул чәчәкләрне тәрбияләп мәш киләләр. Аны бит әле утыртасы гына түгел, алдан түтәлне әзерлисе, утырткач утыйсы, җәй буе эшләп арыган кичләрдә су сибәсе дә бар. Тик матурлык тудыру теләге бөтен нәрсәдән дә көчлерәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев