Келәш балалары остазлары тегү серләре белән танышканнар
"Читек" сүзе "чигелгән итек" мәгънәсеннән алынган икән.
(Тәтеш, 13 июль, "Тәтеш таннары"). Келәш балалары остазлары ярдәмендә татар халкының күн аяк киемнәре тегү серләре белән танышканнар.
- Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — ул читек, - диләр Келәш башлангыч мәктәбе укытучылары. - "Читек" сүзе "чигелгән итек" мәгънәсеннән алынган икән. Рус шагыйрьләре читекләрне Казан итекләре дип тә йөргәннәр. Халкыбызның бизәкләп чигелгән читекләре дөнья базарларында дан тоткан. Читекләрнең исеме мода башкаласы Парижга кадәр барып җиткән. Германия музеенда да читекләр татар символы булып тора. Бу матур традиция – сәнгатебезнең күн эшкәртү – бүген дә гамәлдә.
Мөгаллимәләр әйтүенчә, чараның икенче өлешендә алар читеккә күн кисәкләрен ябыштырып бизәгәннәр.
фото: Гөлчәчәк Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев