Келәш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасында Кошлар көнен билгеләп үткәннәр
Җәмгыять

Келәш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасында Кошлар көнен билгеләп үткәннәр

Яз җитү белән, кошлар кайта; күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана.

(Тәтеш, 4 апрель, «Тәтеш таңнары»). Келәш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасында Кошлар көнен билгеләп үткәннәр.

"1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1920 елда кушыла. Шулай итеп кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Без дә бу чарага кушылдык һәм түгәрәк өстәл артында кошлар турында сөйләштек, - дип уртаклаштылар Келәш мәктәбе мөгаллимәләре. - Укучылар безнең якларга кайта торган кошлар турында сөйләделәр, кошларның рәсемнәре күрсәтелде. Китапханәче кошлар турында язылган китаплар белән таныштырды. Яз җитү белән, кошлар кайта; күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек, аларны саклыйк, оялар ясадык. Аларга кайтып кунаклыйсы гына калды".

Фотосы Гөлчәчәк Галимова


Нет комментариев