Келәш халкы күңелле итеп яши белә
Авыл сулышы.
(Тәтеш, 14 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Келәш халкы күңелле итеп яши белә.
– Мирум тавы безнең балачактан бирле моның кадәр кеше күрмәгәндер, – ди мәдәният хезмәткәре Гөлчәчәк Галимова. – Әлеге тау бәйрәме авыл кешеләрен, кунакларын күпләп җыйды. Таудан шуган арада Кыш бабай да килеп җитте. Шигырьләр, хәтта догалар да укыдылар батыррак балалар, Кыш бабай белән таудан да шудылар. Арып-талып киткәннәрне Мирум урамы хуҗабикәләре көйләгән өстәлдә кайнап торучы самавыр, кайнар коймак, тәмлүшкәләр көтеп торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев