Җәмгыять

Келәштә «Көй күңелнең моңы» дип аталган интерактив уен, танып-белү кичәсе үзды

Келәш башлангыч мәктәбендә «Көй күңелнең моңы» дип аталган интерактив уен, танып-белү кичәсе үткәрелгән.

(Тәтеш, 2 март, «Тәтеш таңнары»).  "Укучылар татар халкының борынгыдан килгән музыкаль уен кораллары белән таныштылар, шул темага багышланган китапларга күзәтү ясалды, - дип уртаклаштылар чараны оештырган Келәш мәктәбе укытучылары. - Кичәнең кунагы гармунчы Нотфуллин Дамир үзенең гармунында моңлы көйләр яңгыратты. Хуҗалар да җавапсыз калмадылар, гармунчыга багышлап җыр башкардылар.. татар халык уеннарына укучылар да кушылдыю татар халкының уен-коралларына багышланган мәкальләр, табышмаклар бихисап. Кичәдә алар да яңгырды. Балалар чара ахырында викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Һәм , әйтергә кирәк, алар бу эшне уңышлы башкарып чыктылар".


Нет комментариев