Киләсе елга Рамазан ае 1 мартта башлана. 30 мартта Ураза гаетен билгеләп үтәчәкбез.
Кемнәр ураза тотарга тиеш түгел?
Ураза тоту тэртибе хатын кызлар очен. Хатын-кызларга күрем вакытында, йөклелек һәм бала тапканнан соңгы чорларда ураза тоту тыела. Бу көннәр өчен алар башка вакытта ураза тоталар (каза кылалар).
Сәламәтлекләре начар булган кешеләргә дә ураза тоту мәҗбүри түгел. Авыру кеше уразасын савыккач каза кыла, әгәр инде авыруы башка вакытта да ураза тотарга мөмкинлек бирмәсә, бу очракта һәр тотмаган көне өчен фидия (1 мескенне ашату күләмендә акча) түләргә тиеш була.
Юлда булган, 100 чакрымнан артык ераклыкка сәфәр кылучы мосафир кешеләргә дә уразаларын калдыру рөхсәт ителә, ләкин бүгенге техника заманында юлда йөрү бик күпкә җиңеләйде, шуңа күрә бик авыр сәфәр булмаганда казага калдырмау хәерлерәк (монда инде һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып хәл итә). Мосафирлар сәфәрдән кайткач уразаларын каза кылалар. Ләкин уразалы килеш, таң атканнан соң сәфәргә чыкса, тотып бетерегә тиеш, уразаны бозарга ярамый.
Шулай ук балиглык яшенә җитмәгән балалар да ураза тотмый.
фото: Татар-информ
Нет комментариев