Янгын сүндерү частенең диспетчер пультына 28 мартта Тәтеш шәһәренең Чехов урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килгән.
(Тәтеш, 7 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Янгын сүндерү подразделениесенең беренчесе килгән вакытта торак йортның эчке ягындагы бөтен җире куе төтенләп, стеналар пыскып яна иде. Ут-күзнең ялкынланып күтәрелүе күзәтелмәде. Янгын чыгуын беренче булып күргән кешеләрне һәм күршеләрне сораштырган вакытта, алар берьялгызы яшәүче хуҗаның үзенең дә йортта калу ихтималы булуын аңлаттылар. Ул өеннән чыга алмаган. Янгынны сүндерү барышында йортның алгы ягындагы диван янында үле кеше гәүдәсе табылды, – дип хәбәр итте Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге өлкән инспекторы Роман Горбунов.
Аның әйтүенчә, янгын чыгуның алдан фаразланган сәбәбе – гомере өзелгән кешенең тәмәке тарткандагы саксызлыгы. Үлемнең сәбәбе судмедэкспертиза тарафыннан ачыкланачак.
Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Тәтеш районында яшәүчеләргә ут белән эш иткәндә игътибарлы һәм сак булырга, җылыткыч җайланмаларны һәм кабызылган электр әйберләрен күзәтүчесез калдырмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска, шулай ук янгын куркынычсызлыгының гади таләпләрен үтәүне үтенәләр.
Янгын сүндерү часте телефоннары: 01, 2-51-92.
фотоны Роман Горбунов тәкъдим итте
Нет комментариев