Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кеше язмышларын укып, борчылабыз да, сөенәбез дә

Олы Тормы авылыннан Миләүшә Гыйльметдинова “Тәтеш таңнары” газетасын бик күптәннән алдыра.

– Район газета­сын бик яратып укыйм. Аның сигезенче бите бигрәк тә ошый. Анда төрле темаларга язылган әйберләр күп. Игъланнар, котлау­лар, үзенчәлекле аш-су рецептлары дисеңме, бар да бар. Шулай ук ирем Ринат та газетаны җәен машинада укырга дип  алып чыгып китә. Ул бернәрсәне төшереп калдырмый, башыннан ахырына кадәр укып чыга. Бәясе минем өчен кыйммәт түгел, шуңа да гел язылам. Ул бит ярты ел буе килә. Үзем мәктәп ашханәсендә ун елдан артык эшлим. Шуңа күрә балалар, мәгариф темасы да күңелгә якын. Авыл җирендә яшәгәч, авыл хуҗалыкларының кыр эшләре, уңышлары кызыксындыра. Кешеләр язмышын укыганда борчылабыз да, шатлыклары булганда, сөенәбез. Тормыш булгач, әллә нинди хәлләр дә була бит. Әле тагын газетаның социаль челтәрдәге төрке­мен дә гел күзәтеп барам. Анда уйнатыла торган төрле бәйгеләрдә дә кат­нашам. Берничә тапкыр бүләккә әдәби китап­лар да алдым. Бу юлы да миңа уңыш елмайды, ике китап оттым. Балалар китабын ­оныгы­­ма бирәчәкмен, ул моңа бик сөенәчәк. Ә ­олыларны­кын – үзебез укы­я­­чакбыз. Рәхмәт сезгә, шун­дый уеннар оештырганыгыз өчен, – диде Ми­ләүшә ­Гыйльметдинова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев