Халык "Китап" радиосында әдәби әсәрләрне сайларга ярдәм итәчәк
Радиода бер төрдәге чыгышларны өч-биш минуттан артык тыңлап булмый, кешенең халәте моңа әзер түгел, дип белдерә "Китап" радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.
(Тәтеш, 7 май, "Тәтеш таңнары"). "Китап" милли радиосы эфирында укылачак әдәби әсәрләрне сайларга халык ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә "Татмедиа" АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, "Китап" радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов "Татар-информ" хәбәрчесенә.
"Нинди әсәр тыңлыйсыгыз килә, дип социаль челтәрләрдә сораштырып була. Хәйләкәр сораштыру, турыдан-туры сораштыру бар. Шунысына иманым камил: "Китап" радиосында ниндидер зур бүләкләр алу өчен генә дөньяга чыккан әсәрләр түгел, ә кызыклы, актуаль әсәрләр яңгырарга тиеш. Анда бүгенге көн чынбарлыгына җавап биргән, газета-журналларда чыккан кызыклы әсәрләр булырга мөмкин", - дип белдерә радио җитәкчесе.
Аның әйтүенчә, "Ак чәчәкләр" романыннан өзекләрне дә радиога яраклаштырырга була. "Билгеле тулы романны укып чыга алмыйбыз, радиода бер төрдәге әйберне 3-5 минуттан артык тыңлап булмый, кешенең физиологиясе аңа әзер түгел. Аннан музыкаль паузалан соң, шул ук әсәрнең тагын икенче өзегенә әйләнеп кайтырга мөмкин", - дигән радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев