Җәмгыять

Халык санын алу башлана

15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу башланачак һәм 2021 елның 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Яшел Үзәндә (Тәтеш шәһәрендә) дәүләт ­статистикасы бүлегенең баш белгече-эксперты Анна Җамалетди­нова әйтүенчә, җан­исәптә кат­нашу­ның өч ­ысулы бар:
– 2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр gosuslugi/ru порталы аркылы: кешеләр Интернет челтәрендә исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутырырга, дәлилләүче кодны сак­лар өчен аны исәпкә алучыга тәкъдим итәргә хокуклы;
– 2021 елның 18 октябреннән 14 ноябренә кадәр җанисәп алу: исәпкә алучылар тарафыннан исәпкә алу участоклары биналарында барлык адреслар буенча йөреп чыгу уздырыла. Интернет-исәпкә алуда катнашмаган һәр бинадагы барлык респондентларның да исәпкә алу кәгазе сораштырылучыларның сүзләре буенча тутырыла, исәпкә алучы Интернет-исәпкә алуда катнашучы респондентларның дәлилләүче кодының күчер­мәсен төшереп ала.
– 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр стационар исәпкә алу участогы: Интернет-исәпкә алуда катнашмаган һәр бинадагы барлык респондентлар да һәм яшәү яки килү урыны буенча үзләре турындагы мәгълүматларны күрсәтергә теләмәүчеләр сораштыру узарга һәм исәпкә алу кәгазен түбәндәге адрес буенча стационар участок­ларда тутырырга хокуклы:
– Тәтеш, Ирек мәйданы урамы, 47нче йорт, 2нче кат, 21нче һәм 17нче бүлмәләр;
– Тәтеш, Ленин урамы, 37нче йорт (КФҮ). 

Белешмә: 
Татарстанстатның кайнар ­линиясе: 8(843)221-78-78;
Бөтенроссия халык санын алу­ның гомумроссия кайнар ­линиясе:  8-800-707-20-20;
Тәтеш муниципаль районында кайнар линия: 8(84373) 2-54-91.


Нет комментариев