Халык сынамышлары
Җәмгыять

Халык сынамышлары

Августның беренче атнасында бертөрле һава сакланса, кыш озын һәм карлы була.

(Тәтеш, 10 август, «Тәтеш таңнары», фото Алсу Җиһаншина). 
Августта каеннарда сары яфраклар күп булса, көз иртә килә.

Август азагында торналар көтү булып көньякка очса, кыш иртә килә.

Август 7сендә яңгыр яуса, кыш карлы була.

Август 16сында көчле салкын җил иссә – суык кышка, җылы җил иссә – йомшак, карлы кышка.

Август 19ында коры булса, көз коры була, яңгыр булса – көз явымлы килә, аяз булса – суык кышка.

Август 21енә карап, гыйнварның ничек киләчәген фаразлап була.
 

Августның соңгы көнендә әрем тамырын карагыз, әгәр яшь тармаклары калын булса – киләсе елда уңыш уңар.


 


Нет комментариев