Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Халык зур ул, көчле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”

Габдулла Тукай туган көнен һәм Туган тел көнен быел мәдәни учакка җыелып уздыра алмасак та, аны “Тәтеш таңнары”ның социаль челтәрдәге төркемебездә зурлап билгеләп үтә алдык.

(Тәтеш, 1 май, "Тәтеш таңнары"). Райондашларыбыз безгә шундый мөмкинлек булдырды, моның өчен аларга ихтирамыбыз чиксез. Сез нәкъ тә менә Тукай әйткәнчә, моңлы да, көчле дә, шагыйрь дә, бердәм дә... Габдулла Тукай үзенең туган көнен олылар да, балалар да шулай бердәм рәвештә, тирән хөрмәт белән билгеләп узуын күрсә, үзе язган канатлы сүзләрнең хак булуына ихлас күңелдән горурланыр иде, мөгаен. Тәтеш районында яшәүчеләрнең Габдулла Тукай иҗатын яратуы, аның моңлы җырдай көйләнүче шигырьләрен рәсемнәргә төшерүләре, изгеләрдәнизге,­ борынгы әби-бабайлардан калган­ мил­ли хәзинәбез булган туган телебезне кадерләве, чынчынлап ­мактауга лаек. Шагыйрьнең  шигырьләрен  ятлап, әки­ятләрен укып, илһам чыганагы алган, инде бүгенге көндә үзләре дә шигърияттә үз сүзләрен, фикерләрен, матур тәкъдимнәрен әйтә ­алучы якташларыбызның бик тыршып әзерләнгәнлеген үз күз­ләребез белән күрдек, аларны сәнгатьле итеп сөйләгәннәрен сокланып карадык.

Шагыйрь иҗатының илаһи җәүһәрләрен – балалар өчен дә, олылар өчен дә язылган шигырьләрен – укытучылар, мәктәп укучылары,   балалар бакчасы сабыйлары, райондагы аккалфаклар, мәдәният хезмәткәрләре, төрле һөнәр ияләре, хәтта ерак төбәкләрдә яшәп тә туган яклары белән элемтәдә торган якташларыбызның гаҗәеп үзгә һәм хозурланырлык ихлас чыгышларында, җыр-моң­нарында чагылыш тапты.

Быелгы бәйрәмнең ямен нәкъ тә менә район халкының бер­дәмлеге ярдәмендә тагын да күркәмрәк итә алдык.  Сәнгатькә гашыйк, хезмәт белән җырны бәйләп яши белгән райондашларыбыз, алга таба да бергә булып, бердәмлектә яшик.

Тәтеш районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллованың тәэсирләре:

 “Тәтеш таңнары” гәҗитенең социаль чел­тәрендәге төркеменә куелган һәрбер видеоязманы шатлык хисләре белән карап бардым. Бөек шагыйрьнең шигырьләрен һәркем өйрән­гән, өйләрендә ма­тур итеп кие­неп, аны нинди сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шигъриятле Тукай туган көнен һәм Туган тел көнендә үзләренең әдәби видеоязмалары белән уртаклашучыларга ихтирам хисләрем чиксез. Никадәрле сәләтле кешеләр яши районда. Алар туган телебезнең барлыгына, аның гүзәллегенә, байлыгына  дан җырлады”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев