Олы Тархан авылы мәдәният йортында әниләргә багышлап күркәм чара булып узды.
(Тәтеш, 10 декабрь, "Тәтеш таңнары, Сания Сәмигуллина (автор фотосы) ).
Мәдәният учагына килүчеләрне үзешчәннәр матур җырлар белән сәламләп каршылады. “Ак калфак”ның җирле бүлекчә җитәкчесе Гөлсем Фәткуллина белән Нәргизә Гомәрова концертны башлап җибәргәндә тамаша залындагылар тып-тын калды. Сәхнә түренә чыккан Эльвина Фәткуллина, Сафина Гомәрова, Зилә Әбелханова әниләре хөрмәтенә шигъри юлларны җиткерде. Шуннан соң җирлек башлыгы Әнсар Айзатуллов сүз алып, болай диде: “Ана бәхете, бала рәхәте, балалар шатлыгы, игелеге күреп, барыгызга да матур гына яшәргә язсын”.
Авылның “Тархан” ансамбле гүзәлләрен залдагылар алкышлар белән каршылады. Аларның халкыбыз җырларын йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкаруы соклану уятты.
Олы Тарханда үрнәк булып яшәүчеләр, гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыручылар өчен дә күңелле җырлар яңгырады. Ә инде каенана белән килен дуслыгын югалтмыйча бергә тату гомер кичерүчеләр берәмләп санап үтелде. Өлкән буынны киленнәре, оныклары тәбрикләде. Ә инде дәү әниләргә оныкларының сәнгать осталыгы икеләтә шатлык булды. Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләрнең әниләре: Миңзифа Каймакова (улы Солтан), Равия Сибишева (улы Сәлим), Мәгъзүмә Абаева (улы Наил), Наилә Сабитова (улы Рөстәм), Рауза Әмәчкина (улы Җәүдәт) әлеге кичәдә аерым ихтирам хисләре белән билгеләп үтелде. Олы яшьтәге Рауза апа татар халык көен җырлап таң калдырды.
Үзешчәннәр Заһирә Шагаева, Навил Ибраһимов илаһи моңлы тавышлары белән кичәгә нур вә ямь өстәде. Әлфия Бускина әнисенә багышлап үзе иҗат иткән шигырьне укыганда күзләр яшьләнде. Олы Тарханның уңган ханымнары башкарган кул эшләнмәләре һәркемне җәлеп итте. Минзәлия Ногуманова сәйләннән гөлләмәләр ясаган, аларны караганда күзләр камаша. Ул әле гаҗәеп тавышы белән җырлап та бирде.
Җирлектәге өлкән яшьтәгеләрне дә искә алдылар. Яшь әниләрнең берсе Наилә Әбелханованың кул эшләренә дә, җыр-моңга да оста икәнлеген белдек. Шулай ук Рушания Фәйзуллинаның да кулларыннан гөлләр тама дисәк бик тә дөрес булыр. Аның эшләнмәләрен күпләр шаккатып карады. Әле тагын аһәңле тавышы белән җырлап, йөрәк кылларын тибрәтте. Өчәр бала табып үстергән аналарның исемнәре дә яңгырады чарада. Әлфия Садыйкова белән Ильмира Маштыевага сынау үтеп, сорауларга җавап бирергә туры килде. Ә инде Наил Маштыевның игезәк кызлары белән бергә хатыны Ильмирага әйткән җылы теләген залдагылар дулкынланып тыңлады. Айгөл Малькованың татар, Зәринә Гомәрованың үзбәк биюе чарага килүчеләргә матур күчтәнәч булды. Концерт бер тында үтеп китте. Бу кичәдә юбилярлар да, хөрмәткә лаек хатын-кызлар да җирлек башлыгы тарафыннан чәчәк гөлләмәләре белән бүләкләнде.
“Халыкны берләштерә торган шундый күңелле бәйрәм оештыргансыз. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен. Рәхмәт сезгә”, – диде районның “Ак калфак” җитәкчесе Рима Сафиуллова.
Нет комментариев