Җәмгыять

Хезмәтләр алу мөмкинлеге арта

Тәтеш районында бүгенге көндә 445 кеше инвалидлык буенча иминият пенсиясе ала.

(Тәтеш, 17 декабрь, “Тәтеш таңнары”). РПФның ТР буенча Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте бүлеге белгечләре искә төшерә: инвалидлык буенча иминият пенсия­се, инвалидлык буенча социаль пенсия, инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе – инвалидлык буенча түләүнең төп төрләре булып тора.

Тәтеш районында бүгенге көндә 445 кеше инвалидлык буенча иминият пенсиясе ала.
Инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияне алучылар билгеле бер шартларда (тиешле стаж һәм пенсия коэффициентлары булу, пенсия яшенә җитү кирәк) тигез яки күбрәк күләмдә билгеләнә торган картлык буенча иминият яки социаль пенсиягә күчә ала. 

– Моның белән беррәттән, ай саен акчалата түләү – пенсия фондының инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү һәм иң күп күләмдә түләүләр башкару төренең берсе. Ай саен акчалата түләү алучыларга шулай ук социаль хезмәтләр җыелмасы бирелә. Аларның суммасы ел саен индексацияләнә. Кайбер хезмәтләр, инвалидларның федераль реестры ярдәмендә гаризаларсыз бирелә. Коронавирус таралу сәбәпле, үткән елның язында кертелгән РПФ хезмәтләрен алуның гадиләштерелгән тәртибе гамәлдә булуын дәвам итә, киләсе елның мартына кадәр инвалидлык буенча пенсияләрне озайту медик-социаль экспертиза бюросыннан инвалидлар реестрына керә торган яңадан тикшерү турындагы мәгълүматлар буенча автомат рәвештә башкарыла, – дип сөйләде РПФның ТР буенча Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Ирина Большакова.

Инвалид яки инвалид баланы утыртып йөрүче машинаны тукталышта кую өчен түләүсез урын ясау – инвалидлар өчен хезмәт күрсәтү мөмкинлеген арттыру буенча тагын бер адым. Гаризаны онлайн рәвештә, ягъни Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аркылы яки ИФР сайтында “Инвалидның шәхси кабинеты”нда яисә турыдан-туры күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин. 
 


Нет комментариев