Җәмгыять

Хокук бозулар ачыкланса...

Аңлата Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре

(Тәтеш, 2 апрель, “Тәтеш таңнары”). 
– Эш бирүче хезмәткә түләү турындагы закон таләпләрен бозган очракта нинди җаваплылык йөртә?
Светлана В.

– РФ Хезмәт кодексының 21, 22нче маддәләре нигезендә, хезмәткәр үзенең хезмәт хакын квалификациясенә, хезмәт­нең катлаулылыгына карап вакытында һәм тулы күләмдә алырга хокуклы, ә эш бирүче, РФ Хезмәт кодексында, коллектив шартнамәсендә, эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, хезмәт килешүләрендә билге­ләнгән вакытта, тиешле хезмәт хакын тулысынча түләргә тиеш, – дип аңлата Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – РФ Җинаять кодексының 136нчы маддәсен­дә хезмәт хакының кимендә һәр ярты ай саен түләнүе ­расланган.
Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексының 5.27нче маддәсе 6нчы өлеше нигезендә, хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында башкарыла торган хезмәт хакын, башка түләүләрне бирмәү яки тулысынча түләмәү, әгәр бу гамәлләр җинаять җәзасына хөкем итүне күз уңында тотмаса, эш бирүче тарафыннан хезмәт хакы күчерелергә тиешле кредит оешмасын алыштыру хокукын гамәлгә ашыруга комачауламаса, яисә хезмәт хакын хезмәт законнарында каралган күләмнән ким билгеләү, эш бирүчегә кисәтү ясау яки административ штраф салуны күз уңында тота: вазифаи затларга – 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр; юридик белеме булмаган  эшкуарлык эшчәнлеген алып баручыларга – 1000 сумнан 5000 сумга кадәр; юридик затларга – 30 000 сумнан 50 000 сумга кадәр.
Тәтеш районы прокуратурасы тарафыннан 2021 елда 52 хокук бозу очрагы ачыкланган, РФ Кодексының административ ­хокук бозулар турындагы 5.27нче маддәсенең 6нчы өлеше буенча административ хокук бозу турында 3 эш кузгатылган, аларны карау нәтиҗәләре буенча 3 авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе 15шәр мең сум штраф салу төрендә административ җаваплылыкка тартылган.
 


Нет комментариев