Татарстан Республикасы Тәтеш районы хәрби комиссариатына 1991 елда туган гражданин аны хәрби исәпкә кую һәм хәрби билет бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.
(Тәтеш, 28 июнь, "Тәтеш таннары"). Әлеге яшь егет 2020 елның апреленә кадәр Татарстанның Югары Ослан районында теркәлгән һәм яшәгән булган.
Хәрби комиссариат хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, ул “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы Федераль законның 10нчы маддәсен бозып, хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү яки азат ителү хокукы булмаган килеш, хәрби комиссариатка алдан ук хәрби исәпкә куелу һәм хәрби хезмәткә чакырылу белән бәйле чараларга килмәгән, гаилә хәле, уку, сәламәтлек, эш урыны, яшәү урыны турындагы белешмәләрнең үзгәрүе хакында хәбәр итмәгән һәм хәбәр итми.
Шулай итеп, югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, 2021 елның 15 июнендә Тәтеш районы чакырылыш комиссиясе егетнең, законлы нигезләре булмаган килеш, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтмәвен таныды һәм хәрби билетка алмашка белешмә бирү турында карар чыгарды һәм хәрби билет бирүдән баш тартты.
Исегезгә төшерәбез, Тәтеш районының хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле барлык егетләре Россия законнары нигезендә хәрби комиссариатка килергә һәм хәрби исәпкә алынырга тиеш.
фото: архив/Авангард
Нет комментариев