Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр!
--------
(Тәтеш, 24 ноябрь, "Тәтеш таңнары)
“Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр!
Сезне чын күңелдән иң матур, безнең һәркайсыбыз өчен бик мөһим булган гаилә бәйрәме белән котлыйм!
Язмыш безне нинди юллар буйлап кына йөртсә дә, безнең өлешкә нинди генә кыенлыклар һәм сынаулар төшсә дә, җир йөзендә иң кадерле кеше – әни һәрвакытта көтеп торуына һәм яратуына һәркайсыбыз ышана. Әниләребез безгә шушы искиткеч дөньяны күрергә ярдәм итә, безгә тормышның хакыйки кыйммәтләре турында искә төшерә, үзләренең балаларын игелекле, ышанычлы һәм тәртипле кешеләр итеп тәрбияләргә тырыша.
Күп балалы аналарга, балаларны тәрбиягә алган аналарга әлеге бәйрәм көнендә аерым рәхмәт сүзләре белдерәм.
Йорттагы җылылыкны саклаучы, хөрмәтле әниләр, сезгә күңел юмартлыгыгыз өчен баш иябез. Сезнең балаларыгыз сәләтле булып үссеннәр, сезне яратсыннар, сезне һәрвакытта кайгырту һәм игътибар белән бүләкләсеннәр! Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә сәламәтлек, муллык, бәхет телим”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов үзенең бәйрәм котлавында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев