Хуш киләсең, Яңа ел
Районыбызның Олы Тархан авылындагы “Түгәрәк күмәч” балалар бакчасында үзенчәлекле бәйрәм – татар чыршысы булып узды.
(Тәтеш, 11 гыйнвар, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина). Чыршы бәйрәмендә сабыйлар белән бергә тәрбиячеләр дә, бәйрәмгә кунакка килгән өлкәннәр дә, хәтта авыл һәм район “Ак калфаклары” да күңел ачты.
“Кыш бабай һәм Кар кызыннан барыбыз да ниндидер тылсым көтәбез, әлбәттә. Аларның яңа ел якынлашуын хәбәр итеп, бәйрәмгә килүләре үзе генә дә могҗизага тиң. Әле тагын Тәтештән килгән “Ак калфак” оешмасы вәкилләренең Рима Сафиуллова исеменнән җылы теләкләр җиткерүе һәм бүләкләр белән сөендерүе, әти-әниләрнең дә күчтәнәчләр алып килүе икеләтә шатлык өстәде. Ә балалар бигрәк тә сәләтле. Җырладылар, биеделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр. Шулхәтле күңелле булды”, – диделәр чыршы бәйрәмендә катнашкан тарханлылар.
Тархандагы балалар бакчасыннан, гади тел белән әйткәндә, җылылык бөркеп тора. “Түгәрәк күмәч”нең мөдире Гөлсинә Якатова һәркемне елмаеп каршылады. Ә инде өлкән тәрбиячеләр Әнисә Хәлилова кичәне бик шәп итеп алып барды, ә Рушания Фәйзуллина әзерләнгәндә үзеннән зур өлеш керткән. Кече тәрбиячеләр Гөлнара Фәткуллина белән Алисә Хәмидуллина, аш пешерүче Рузинә Чумарина да һәр чарада актив. Яңа ел чыршысында биредәге бакчага йөрүче сабыйларның әти-әнисе Оксана һәм Алмаз Муллиннар Кар кызы белән Кыш бабай ролен бик килештереп уйнады. Ә әкият геройлары Шүрәле (Лилия Хәмидуллина) белән Убырлы карчык (Наилә Әбелханова, “Ак калфак” оешмасы вәкиле) күңелле чыршы бәйрәменә тагын да кызыклы мизгелләр өстәде.
“Чыршы бәйрәменә килүчеләрне милли киемнәр кигән балалар сәламләп каршылады. Чара татарча итеп оештырылган булса да, анда төрле милләт: рус, чуаш, татар балалары катнашты. Алар Яңа ел, кыш турындагы шигырьләрне татарча сәнгатьле итеп сөйләделәр, чыршы тирәли әйләнеп җырладылар, биеделәр. Балалар бакчасына ремонт эшләре башкарганда ярдәм күрсәткән Марина Сачкова белән Лилия Баһавиевага игелекләре һәм булышлыклары өчен грамота тапшырылды. Театральләштерелгән күренеш аеруча да искиткеч булды. Ата-аналар чын күңелдән рәхмәт әйтеп таралышты”, – диде авыл кешеләре.
Тарханлылар әйтүенчә, районның милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова әлеге бәйрәмдә һәркемне Яңа ел белән тәбрикләп, үзенең чыгышында матур теләкләрен җиткергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев