Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хыялдагы ишегалдын рәсемгә ясыйбыз

Бәйге эшләрен җыю 2019 елның 1 сентябренә кадәр үткәрелә.

(Тәтеш, 16 август, "Тәтеш таңнары").  ТР илкүләм проектлар бурычын чишүдә гражданлык инициативаларын үстерүгә һәм хуплауга юнәлтелгән “Безнең ишегалды – дус күршелек территориясе” республика акциясе старт алды.

Максаты – яшьләрне, ата-аналар берләшмәсен, җәмәгатьчелекне, Татарстан территориясендәге ишегалларын төзекләндерүгә һәм яңартуга, ишегалды территорияләренә сакчыл мөнәсәбәт тудыруга, тату күршелек һәм күршеләр арасындагы үзара хөрмәт булдыруга бәйле мәсьәләләрне чишүгә җәлеп итү. Оештыручы – “Гаилә канаты астында” ТР төбәк иҗтимагый оешмасы – тәтеш­леләрне өч номинациядәге иҗат эшләре бәйгесендә катнашырга чакыра: үз хыялындагы ишегалдын 4тән 12 яшькә кадәрге балалар рәсемгә ясый ала (номинациясе “Балалар рәсеме “Безнең ишегалды: минем хыя­лымдагы ишегалды”).

Теләге булган һәркем бәйгегә үзенең ишегалды һәм ишегалдындагы вакыйгалар сурәтләнгән фотоэшләрен җибәрә ала (номинациясе “Безнең ишегалды – дус күршелек территориясе” темасына фоторәсем”). Шулай ук ишегалдының тирә-юнен яхшырту буенча яки инде үзегезнең күршеләр, кызыклы һәм хөрмәтле кешеләр турында язарга тәкъдим ителә. 

Чираттагы номинация: “Видеоролик”. Темалары: “Безнең ишегалды”, “Безнең ишегалды: матур ишегалды – кунакчыл шәһәр”, “Безнең ишегалды: спорт ишегалды – сәламәт шәһәр”, “Безнең ишегалды – дус күршелек территориясе”, “Безнең ишегалды: биредә танылган кеше яши”.

Бәйге эшләрен җыю 2019 елның 1 сентябренә кадәр үткәрелә. Нәтиҗәләр сентябрь азагында ясалачак. Катнашучыларның һәм җиңүчеләрнең барысын да бүләкләр – катнашучы дипломнары көтә, ә җиңүчеләр (I, II һәм III урыннар) сувенирлар да алачак. Безнең гәҗит сайтындагы положениедән “Безнең ишегалды – дус күршелек территориясе” акциясен уздыру турында тулырак белә алачаксыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев