Җәмгыять

“Киллер” повестенә укучылар да, профессиональ язучылар да уңай бәя биргән

Китапның авторы Марат Кәбиров бәхәсле хакыйкатькә ышандыра алган

(Тәтеш, 10 март, «Тәтеш таңнары»). Марат Кәбировның “Киллер” китабы бестселлер булып танылган. Китапка ихтыяҗ зур, 2000 данә булып басылып чыккан тиражның 70 проценты 2 атнада сатылып бетте, дип хәбәр итә “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең ваклап сату департаменты.

Детектив жанрында язылган “Киллер” повестенә укучылар да, профессиональ язучылар да уңай бәя бирде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сюжетның бирелешенә игътибар итте: “Җиңел әсәр сыман тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята: игелек барыбер, иртәме-соңмы, явызлыкны җиңә. Марат Кәбиров шушы бәхәсле хакыйкатькә ышандыра алган”, – дип сөйләгән ул “Татар-информ”га.

Татарстан районнарында китап район гәҗитләре редакцияләрендә сатыла. Татарстан шәһәрләрендәге сәүдә нокталары турындагы мәгълүматны 8-9173-93-09-62 телефоны буенча белешергә була. Китапны почта аша кайтартырга теләүчеләр инстаграмда үзләренең заявкасын калдыра ала.

Китапны сатып алырга теләүчеләр әсәрнең сюжеты белән кызыксына. Ркаил Зәйдулла сюжет тетрәндергеч дип саный: “Зифаның балачагында киллер кереп, әти-әнисен һәм сеңлесен үтереп чыга. Үзе дә бәхетле очраклылыктан гына исән кала. Мондый фаҗиганы күз алдына китерсәң дә йөрәк өшеп китә. Зифа үтерүчене озак эзли һәм менә бер көнне… Юк, эчтәлекне сөйләмим әле, һәркем үзе укып тетрәнсен”, – дип тәэсирләре белән уртаклашкан Ркаил Зәйдулла.


Нет комментариев